«Демография» илкүләм проекты кысаларында районда ике балалар бакчасы төзелә.
Көек авылында 220 урынлы балалар бакчасы төзелә. Хәзерге вакытта объектта эчке эшләр бара: беренче катны штукатурлау, барлык инженер системаларын урнаштыру (су, канализация, электрика). Подвалдагы эшләр тәмамланып килә. Вентиляцияләнә торган фасадны төзүгә керештеләр. Шулай ук тышкы инженерлык челтәрләрен тоташтыру эшләре бара.
Богородский авылында 120 урынлы балалар бакчасы төзелә. Бу объектта да шундый ук эшләр бара. Инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр бина эчендә үткәрелә. Тәрәзәләр куелды. Котельныйда әзерлек бара.
Шулай ук Көек авылында яңа мәктәп өчен персонал сайлау буенча да эш алып барыла.