Питрәч районында 8 мәктәп яны лагере эшли

2021 елның 11 июне, җомга

Июнь аенда сәламәтләндерү лагерьлары ачылган, июль аенда хезмәт лагере булачак.

Районда 1 июньнән Яңа Шигали, Колай, Ленино-Кокушкино, Кощаково, Татар Тау Иле, Пановка, Шәле, Богородский авылларында 8 мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты. Барлыгы 434 бала теркәлгән. Июнь аенда сәламәтләндерү лагерьлары эшли. Балалар ял итә, уйный, спорт белән шөгыльләнә.

Богородский авылы лагерында балалар күбрәк вакытны спорт мәйданчыгында уздыралар. Волейбол, баскетбол, футбол уйныйлар, ат чабышларында сикерәләр. Беренче сменада 50 бала катнашты. Бу узган елдагыга караганда күбрәк.

 

Лагерьлар 8.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр эшли. Ике тапкыр туклану – иртәнге һәм төшке аш оештырылган. Июль аенда хезмәт лагерьлары сменалары башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International