Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты эшчәнлеге турында хисап

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

7 чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты әгъзасы Гаделшин Морат Әсфәндияр улы эшчәнлеге турында хисап

Төбәктә эш

Беркетелгән районнар: Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районы; Казан шәһәренең Совет районы.

Эшчәнлекнең төп юнәлешләре:
- Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек;
- сайлаучылар белән эшләү - массакүләм мәдәни чараларда, җәмәгать тыңлауларында катнашу, очрашулар һәм кабул итүләр үткәрү;
- Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен алга этәрү буенча федераль дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек;
- Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты эше кысаларында халыкара юнәлеш.

Хисап чорында беркетелгән районнарда 384 чарада, шул исәптән төбәк атналары кысаларында 312 чарада катнашкан. Шуларның 123 е - Питрәч районында, 189 ы - Казан шәһәренең Совет районында.
Сайлаучылар белән барлыгы 138 очрашу оештырылган. Питрәч районында - 63, Казан шәһәренең Совет районында 75 очрашу узган.

Чакырылышта Татарстан Республикасында барлыгы 68 кабул итү үткәрелде, аларда 250дән артык граждан кабул ителде. Алардан:
- "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д. А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 22 кабул итү;
- Партиянең Питрәч җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 15 кабул итү;
- "Бердәм Россия" партиясенең Совет район бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 22 кабул итү»;
- Депутатның шәхси кабул итү бүлмәсендә 9 кабул итү.

Мөрәҗәгатьләр тематикасы (%):
ТКХ - 46%;
Социаль – 24%;
Мщгариф -3%;
Сәламәтлек саклау – 4%;
Юридик – 21%;
Башкалар – 2%.

Нәтиҗәле кабул итү максатыннан ТКХ өлкәсендә юристлардан һәм белгечләрдән торган ярдәмчеләр командасы формалаштырылды. Һәр мөрәҗәгатькә квалификацияле җавап бирелә, түләүсез консультатив ярдәм күрсәтелә, һәм, кирәк булган очракта, төрле инстанцияләрдә озата бару.

Хәйрия эшчәнлегендә, шул исәптән төрле партия проектларында да актив катнаша. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен планшетлар, мәктәпләрнең шахмат зоналарын тәэмин итү өчен кирәкле инвентарь булган шахмат өстәлләре комплектлары, мөмкинлекләре чикле балалар, пенсионерлар, ветераннар өчен тернәкләндерү чаралары тапшырылды. Үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен район хәйрия чаралары актив ярдәм итә.
2016 елдан башлап Казан шәһәренең 18нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы баш тартучы балалар үзәгенә балаларны реабилитацияләү һәм аларны үстерү өчен кирәкле җиһазлар сатып алу өлешендә даими ярдәм күрсәтелә. 2020 елдан башлап саклану чаралары, гигиена чаралары, дару чаралары, азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш техникасы, шул исәптән һаваны зарарсызландыру системалары сатып алына башлады.

2020 елда Хәйрия эшчәнлеге пандемия белән бәйле рәвештә медицина хезмәтләре хезмәткәрләренә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү чикләрендә гамәлгә ашырылды. Хәйрия эшчәнлеге кысаларында 2020 ел башыннан бирле медицина персоналы ихтыяҗларына һәм кешеләргә 690 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Федераль максатчан проектларны гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы бюджетына федераль акчаларны җәлеп итү кысаларында тышкы сәяси һәм тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү буенча эшче төркем төзелде, аңа Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре керде. Хисап чорында барлыгы эшче төркемнең 16 утырышы үткәрелде. Эшчәнлекнең төп юнәлеше-конкурентлылык сәләтен арттыруның корпоратив программаларын тормышка ашыруда ярдәм итү һәм продукцияне экспортка җибәрү буенча транспорт чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү. Җәлеп ителгән акчалар күләме уңай динамикага ия - 2019 ел нәтиҗәләре буенча республикага – 438 млн. сум, 2020 елда 741 млн. сум кергән.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасында эш

Чакырылыш кысаларында Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитетының 137 утырышы узды. Комитет эше, барыннан да элек, парламент эшчәнлеге кысаларында илнең тышкы сәясәтен гамәлгә ашыруда, парламентара оешмалар эшендә һәм башка дәүләтләр парламентлары белән элемтәләрдә катнашудан гыйбарәт. Шулай ук Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләрен ратификацияләүгә әзерлек мөһим юнәлеш булып тора.
2018 елның мартыннан М.А. Гаделшин «Финанс инновацияләре» финанс базары һәм түләү индустриясендә катнашучылар ассоциациясенең Күзәтчелек советы рәисе булып тора. Ассоциация эшчәнлеге кысаларында Россия финанс базарының җайга салу мохитен формалаштыруда катнаша.
Чакырылыш дәвамында авторлыкка 14 закон проекты кертелде -11 закон проекты кабул ителде, 3се карау стадиясендә. Барлыгы 1194 мөрәҗәгать каралды, алар РФ Дәүләт Думасының автоматлаштырылган эш башкару һәм документлар әйләнеше системасы аша кергән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International