2021 елның 18 июненнән 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында урыннар белән югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек температура 9 һәм аннан да артыграк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәр һава температурасы 31..36° көтелә.
Начар метеорологик күренешләр
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2021 елның 23 июненә
22 июнь 18 сәгатьтән 23 июнь 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 12 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +20..+22, түбәнлектә +17..+19˚.
Көндез максималь һава температурасы + 33..+35˚.