Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк кайчан?

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Законнарның тиз темплар белән үзгәрүе сер түгел. Әйтик, әгәр берничә ел элек күчемсез милекне читләштерү буенча килешүләр һәр җирдә дә яклар арасында гади формада төзелгән булса, хәзерге вакытта законнар нормалары сизелерлек үзгәрде һәм хәзер кайчагында килешүне нотариаль рәсмиләштермичә генә булмый.

- Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нотариуска нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә кирәк?

- Нотариустан сату-алу килешүен расларга кирәкме?

- Росреестрга нотариуста расланмаган килешү тәкъдим ителгән очракта нәрсә булачак?

Бу һәм башка сорауларга җавапларны сез 29 июньдә 14 сәгатьтә Инстаграмда Татарстан Росреестры һәм ТР риелторлар Гильдиясенең уртак туры эфирында белерсез.

Үз сорауларыгызны сез хәзер үк Росреестрның Татарстан рәсми аккаунтының-rosreestr_tatarstana яки ТР риэлторлар Гильдиясенең инстаграм Instagram да җибәрә аласыз.

 

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International