Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, "Милли түләү системасы турында" 27.06.2011 ел, № 161-ФЗ Федераль законның 30.5 ст.5.3 п.нигезендә, 2021 елның 1 июленнән барлык социаль түләүләрне «Мир»Милли түләү системасы карталарына күчерү гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.
Үзгәрешләр почта элемтәсе бүлекләре, пенсия китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар, кредит оешмаларындагы счетларга (кертемгә, мәсәлән, банк картасыннан башка), алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.
Реквизитларны үзгәрткәндә, дәүләт хезмәтләре, ПФР сайтындагы Шәхси кабинет аша счетны үзгәртү турында гаризаны, алдан кабул итүгә язылып, КФҮ яки Пенсия фондына шәхси визит белән җибәрергә кирәк. Пенсия алу датасы элеккечә калачак.