Эшмәкәрләр игътибарына: "Минем бизнес" үзәгенең гамәлдәге хезмәтләре турында

2021 елның 2 июле, җомга

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең «минем бизнес» үзәге (алга таба – Фонд) хезмәтләре эшли.

1. Хисап тапшыру хезмәте.

2. КУЭ субъекты хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча хезмәт.

3. Товарларны маркировкалау хезмәте.

4. Патент эзләү буенча хезмәт.

5. Маркетинг хезмәтләренә чыгу буенча хезмәт.

6. Бухгалтерияне алып бару хезмәте.

Документлар 2021 елның 1 августыннан кабул ителә башлый.

7. Россия Федерациясе территориясендә үзмәшгуль гражданнарның күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуын оештыру.

8. Үзмәшгуль гражданнарны электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда ярдәм итү.

Документларны кабул итү Фондның региональ вәкилләре аша Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, шулай ук бизнес өчен күп функцияле үзәктә түбәндәге адрес буенча башкарыла: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт.

Ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны 8 (843) 524-90-90 «кайнар линия» телефоны аша алырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International