2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында кырый көнчыгыш районнарда урыны белән урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф), республика буенча урыны белән янгын куркынычы югары (4 сыйныф).
Начар метеорологик күренешләр - 2021 елның 12 июлендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2021 елның 11 июль 18 сәгатьтән 12 июль 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +13..+15, түбән урыннарда +10..+12˚.
Көндез максималь һава температурасы +25..+27˚.