Биредә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре турында фикер алыштылар
9 июльдә Иске Шигали-Питрәч автоюлының бишенче чакрымында мотоцикл йөртүче җәяүлене бәрдерде. Хатын алган җәрәхәтләрдән шунда үлә. Һәлакәт кичке сәгать 10да килеп чыга, Корбан яктылык кайтаргыч элементлардан башка була.
Административ эш кузгатылды, хәлләр ачыклана. Бу юл фаҗигасе чираттан тыш утырыш уздыру өчен сәбәп булды.
Комиссия рәисе Альберт Хәбибуллин әлеге юл участогының бик куркыныч булуын билгеләп үтте. Анда хәрәкәт һәрвакыт җанлы, юл фаҗигасе булган Шихазда авылында яшәүчеләр Казанга, Питрәчкә барып, кире кайта…
Киңәшмә барышында катнашучылар район автоюлларының бу һәм башка куркыныч участокларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү чаралары турында фикер алыштылар һәм тиешле карарлар кабул иттеләр. Бу-ясалма яктырту урнаштыру, шулай ук тротуарлар, җәяүлеләр кичүе, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру белән бәйле чаралар.