Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2021-2022 ау чорына аучылык хайваннарын табуга рөхсәтнамә бирү буенча җирәбә салуда катнашу өчен гариза бирүчеләр исемлеген игълан итә.
Кабул ителгән һәм кире кагылган гаризаларның исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2021-2022 еллардагы ау чорына аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү 18 августта була.
Җирәбә салу җәмәгатьчелек вәкилләрен үз эченә алган махсус комиссия тарафыннан үткәрелә. Чара онлайн форматта реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте