Татарстанның 484 257 баласы 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алды

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10 000 сум күләмендә яңа бер тапкыр бирелә торган түләүләргә кереште.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча 6 ел тула торган балаларга, Указ имзаланган вакытта – 2 июльдә 18 яшь тулмаган балаларга, шулай ук мәктәп программасы буенча укуларын дәвам иткән 18-23 яшьлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга түләүләр каралган.

Гаризалар 3 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк.

Түләүләр гариза бирүче тарафыннан күрсәтелгән счетка акчасыз күчерү юлы белән гамәлгә ашырыла. Бу Россия Федерациясе территориясендә эш итүче теләсә кайсы түләү системасының банк картасы (сберкнижка) яки банк картасы булырга мөмкин.

Белешмә

10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә Татарстанның 563 мең баласы дәгъва итә. Түләүләрнең гомуми суммасы 5,63 млрд. сум тәшкил итәчәк.

 

Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз

гражданинның шәхси кабинетында сайтта www.pfr.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International