Питрәч районы 91 нче туган көнен бәйрәм итә

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Агымдагы елның августында Питрәч районы оешканга 91 ел тулды.

Бүген җирле хакимият халык тормышын уңайлы итәргә омтыла. Әлбәттә, проблемалар, хәл ителмәгән мәсьәләләр бар, әмма алар питрәчлеләрнең көндәлек  хезмәте белән хәл ителә. 

Киң заманча юнәлеш, яңа технологияләр, районда гамәлгә ашырыла торган яңа проектлар заман белән бергә атларга, мөһим эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. 

 

Безне барыбызны да уртак йортыбызга мәхәббәт, аның язмышында катнашу, йөзенә һәм гореф-гадәтләренә битараф булмау берләштерә. Без районыбыз тарихы, аның заманча казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның зур киләчәгенә ышанабыз. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International