Иске Шигали һәм Колай авылларындагы ишегалларында асфальт булачак

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы буенча бара.

Иске Шигалида Механизаторов урамы буенча (1, 2, 3, 4 нче йорт) бөтен территориянең яртысына асфальт салганнар. Автомобильчеләр өчен юллар һәм җәяүлеләр өчен тротуарлар төзекләндерелә. Заводская (1 һәм 2 нче йортлар) һәм Молодежная (3 нче йортлар) урамнарында да шундый эшләр башкарылачак. 
Колайдагы Молодежная (2 һәм 3 нче йортлар) һәм Профсоюзная (32-37 нче йортлар) урамнарында да тротуарларны һәм юлны асфальтлый башладылар. Ком, вак таш җәяләр, бордюралар куялар.

Сентябрь аенда барлык күрсәтелгән адреслар буенча ишегалларына асфальт җәелер дип планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International