Районда ФАП һәм табиб амбулаторияләре тикшерелде

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Узган атнада (12 август) Питрәч муниципаль районы башлыгы И.М. Кашапов йөкләмәсе буенча фельдшер-акушерлык пунктларын һәм табиб амбулаторияләрен комиссия тарафыннан өйрәнү үткәрелде.

Тикшерүнең максаты - авыл җирлегендә медицина хезмәте күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын өйрәнү. Барлыгы 19 объект тикшерелде,аларның күбесе медицина учреждениеләре соңгы биш елда төзелгән яки капиталь ремонтланган.

Тикшерү барышында түбәндәгеләр өйрәнелде: тышкы төзекләндерү (ФАП исеме белән коймалар, элмә такталар, эш режимы, чәчәк түтәлләре һәм клумбалар, территорияне чабу), объектның инвалидлар өчен үтемле булуы (пандуслар булу), халыкны кабул иткәндә санитария-гигиена шартларын үтәү (дезинфекция чаралары, битлекләр, бахил), ФАП эчендә тәртип (мәгълүмат стендлары булу), телефоннар, инженер - техник чаралар булу), санузеллар эшенең төзеклеге, шулай ук COVID -19дан вакцинация торышы.

«Питрәч РҮХ» ДАССОның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Л. М. Кадыйрова, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В. И. Урысова, террорчылыкка каршы комиссия секретаре, район Иҗтимагый советы әгъзасы, Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе, ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Э. М. Фәйзуллина составындагы Комиссия түбәндәгеләрне ачыклады:

медицина учреждениеләренең гомуми торышы - канәгатьләнерлек. ФАП һәм табиблык амбулаторияләренең күпчелеге төзекләндерелгән, чисталык һәм тәртиптә тора, чәчәкләр клумбалары бар. Коймалар бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен керү мөмкинлеге өлешчә тәэмин ителгән - пандуслар урнаштырылган. Бина эчендә мәгълүмати стендлар бар. Эш кабинетлары чисталыкта һәм тәртиптә, санузеллар эш хәлендә. Халыкны кабул иткәндә санитария-гигиена шартлары саклана. Вакцинация үткәрелә.

Тикшерү вакытында 2 фельдшер ялда, 1се – декрет ялында, 3се - эш вакыты бетү сәбәпле, эштә юк иделәр. Барлык медучреждениеләрдә эш режимы: 08.00-15.12, төшке аш 12.00-13.00, Шимбә 08.00-13.00, ял көне: якшәмбе.

Террорчылыкка каршы яклану планында объектлар өлешчә автоном сакчылык-янгын сигнализациясе, видеокүзәтү камералары, хәрәкәт датчиклары белән автоном сак сигнализациясе белән җиһазландырылган.

Шул ук вакытта комиссия түбәндәге торак пунктларда җитешсезлекләрне ачыклады: медицина учреждениесе исеме язылган элмәләрнең һәм эш режимы булмавы (Күн, Чыты, Колай, Арышхазда, Беренче Май, Богородский, Пановка); урнашу урыны адресының күрсәткечләре булмау (Татар Казысы, Кощаково, Царево, Пановка, Кибәк Иле); пандуслар булмау (Чыты, Керәшен Сәрдәсе, Колай, Арышхазда, Беренче Май, Көек, Званка). Чыты, Колай, Шәле, Яңа Шигали, Кибәк Иле торак пунктларында ФАП территориясен төзекләндерү, Керәшен Сәрдәсе авылларында ФАП коймаларын урнаштыру таләп ителә. Пандуска керү юлларын төзекләндерергә һәм Иске Шигали авылына грунт китерергә кирәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча атналык планеркада район башлыгы җаваплы башкаручыларга җитешсезлекләрне бетерү өчен тиешле йөкләмәләр бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International