2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак, аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
2021 елның 16 август 18 сәгатьтән 17 август 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил тотрыксыз секундына 3-8 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +18..+20, түбән урыннарда +15..+17˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +29..+31˚.