Сезнең игътибарыгызга анонс тәкъдим итәбез.
Бүген, кичке сигездә, Янсуар авылы мәдәният йорты территориясендә ачык һавада кино күрсәтү була. Авыл халкына "Сөмбел" фильмы күрсәтеләчәк.
Шулай ук бу атнада саф һавадагы фильмнарны Надеждино һәм Шәле авылларында яшәүчеләр күрә алачак.
19 числода 20: 00 сәгатьтә "Сак булыгыз! Балалар! аны Надеждино авылы халкы Мәдәният йорты территориясендә күрәчәк.
Ә Шәле авылы халкын "Сөмбел" фильмын карарга 20 август көнне 20:00 сәгатьтә чакыралар.