2021 елның 18 августына һава торышы фаразы

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак, аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.

Начар метеорологик күренешләр - 2021 елның 18 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Көндез явым - төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән 13 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +18..+20, түбән урыннарда +16..+18˚.

Һаваның максималь температурасы көндез + 31..+33˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International