Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү -
2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.
Начар метеорологик күренешләр - Консультация-кисәтү
2021 елның 28 августында 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 августында көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2021 елның 27 август 18 сәгатьтән 28 август 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +9..+11, түбән урыннарда +6..+8˚.
Көндез максималь һава температурасы +19..+21˚.