Чарада мактаулы кунак - Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Александровна Ямпольская катнашты.
Ул район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов озатуында капиталь ремонттан соң бинаны карады.
Фасад һәм түбә яңартылган, уңайлы мохит булдырылган. Бина эчендә барысы да үзгәрде: түшәм, идән, стеналар, инженерлык челтәрләре. Юнармия һәм автокласс бүлмәләре комплектланган. Хисап чыгышлары өчен кечкенә генә концерт залы да яңа буяулар белән уйнады. Хореография коллективлары иркен залларына кайттылар. «Ура! Без өйдә», - дип билгеләп үтә «Пластилин»хореография студиясендә катнашучылар. «Әкият»коллективы да өйгә кайтты. Кызлар яңа уку елын туган бинада ук башлаячак.
"Мәктәп киләчәктә дә үз тарихыңны матур, данлы, лаеклы итеп язар дип шикләнмим. Анда балалар күпкырлы һәм мәдәни үссен өчен бөтен кирәкле нәрсәләр дә бар.
Без әлеге бина ныклап төзекләндерелгән программа өчен бик шат һәм рәхмәтле. Без яңартылган сыйныфларны һәм кабинетларны гына алдык. Бүген без барыбыз бергә Музыка һәм иҗатта югары нәтиҗәләргә ирешүдә балаларга ярдәм итәчәк атмосфера тудыра башладык.» - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов, көтеп алынган вакыйга белән котлап.