2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
Начар метеорологик күренешләр - 2021 елның 1 сентябрендә 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 сентябрендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчәйгәндә 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 20 м/с га кадәр) көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым - төшемсез.
Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 4-9 метр, көндез көчәйгәндә 14 метрга кадәр, урыны белән 15-20 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +13..+15˚.
Көндез максималь һава температурасы +24..+26˚.