Сайлау көннәрендә районның 34 участогында сайлау комиссиясе эшләячәк

2021 елның 10 сентябре, җомга

17-19 сентябрьдә районда VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак.

Һәр кеше үз участогының адресын РФ Дәүләт хезмәтләре порталында яки КФҮдә шәхси кабинет аша белә ала.

Сайлаулар 3 көн - 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

8 сентябрьдән участок сайлау комиссиясенә "мобиль сайлаучы"системасы ярдәмендә тавыш бирүдә катнашу өчен гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Гаризалар алты көн - 13 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Димәк, граждан, әгәр Тавыш бирү көннәрендә ул прописка урыны буенча булмаса да, үз сайлау округы чикләрендә кала икән, сайлауларда катнаша ала.

Сайлаулар катнаш сайлау системасы буенча узачак: 450 депутатның 225 се Бердәм федераль округы буенча партия исемлекләре, тагын 225 се бер мандатлы округлар буенча сайланачак. Россия Федерациясендә 225 бер мандатлы сайлау округы оештырылган, Татарстан Республикасында алар 6.

Питрәч районы 31 нче номерлы Үзәк сайлау округына керә. Бердәм федераль округ буенча-14, Үзәк бермандатлы округ буенча 10 кандидат теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International