Кичә җирле мәдәният йортында уртак репетиция булды, бүген — беренче төшерү көне.
Питрәч районының Талкыш авылы янындагы кырларда бүген Виктор Сухоруков һәм Иван Добровов белән «Микулай» фильмын төшерү башланды.
Россия йолдызлары һәм кино төшерү төркеме Питрәч авылына кичә килеп җиттеләр, алар зур трейлерда — «тәгәрмәчле йорт» та урнаштылар, декорацияләрне монтажладылар. Бу турыда күренекле тарихчы галимебез Һади Атласи да менә ничек язган: "Азиянең Шималь һәм гареб тарафлары бик борынгы заманнан бирле төрки-татар кабиләләре урнашкан җирләр булганнар.
Кичә җирле мәдәният йортында уртак репетиция булды, бүген — беренче төшерү көне.
Сайлап алу вакытында төшерү төркемен җирле фольклор, колорит кызыксындырды. Алар шулкадәр тәэсирләнгән ки, тулысынча керәшен атмосферасына чумарга булганнар. Питрәч районында кино төшерү сентябрь дәвамында дәвам итәчәк. Фильм төшерүдә шулай ук Керәшен Сәрдә авылы фольклор ансамбльләре -„Елмай“ балалар ансамбле, „Сәйяр“ яшьләр һәм „Чулпы“ катнаша.

Сюжет буенча ташландык керәшен авылында Микул исемле карт яши. Авылдашлары урынына ул кул астындагы материаллардан курчаклар ясый: аның яшь йөкле хатыны, аны хөрмәт итүче әти-әнисе бар. Тик бервакыт авылга бер ир - ат килә, ул Микулай улы, дип раслый, һәм геройның идеаль дөньясы, куркыныч чынбарлыкны ачып, җимерелә башлый.
Фильмның сценарие Татарстанның һәм БДБ илләренең берничә театрында, шул исәптән Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрында һәм Бөгелмә драма театрында куелган язучы һәм драматург Мансур Гыйләҗевнең шул исемдәге пьесасына нигезләнгән.