Эшләүче пенсионерларга иминият пенсиясен индексацияләү турында

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Пенсионер хезмәт эшчәнлеге туктатылганнан соң, пенсиянең тулы күләме, барлык «пропущенные» индексацияләрне исәпкә алып, эштән азат ителү аеннан соң килгән айның 1 нче числосыннан исәпләнә. Яңа күләмдә пенсияне гражданин эштән азат ителгән айдан дүртенче айга – алдагы өч ай өчен өстәмә рәвештә ала башлаячак.

Россия законнары нигезендә эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм аңа беркетелгән түләүне планлы индексацияне исәпкә алмыйча алалар. Хезмәт эшчәнлеге туктатылганнан соң, пенсионерга, аның эшләгән чорында узган барлык индексацияләрне исәпкә алып, яңа пенсия күләме исәпләнәчәк.

Пенсионерга эштән киткәннән соң индексация мәсьәләсе буенча РПФКА мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк, чөнки эш бирүчеләр һәр айның 15 числосына кадәр РПФКА хисап җибәрәләр, һәм хезмәт эшчәнлеген туктату факты автомат рәвештә билгеләнә.

Әйтик, пенсионер 2021 елның августында эштән киткән. Сентябрь аенда эш бирүчедән ПФРга август ае өчен хисап алынган,анда пенсионер әле эшли. Октябрь аенда сентябрь ае өчен хисап алынган, анда эшләүче пенсионер юк инде. Ноябрь аенда индексацияне яңарту турында Карар кабул ителәчәк, димәк, декабрьдә пенсионер яңа пенсия күләмен алачак һәм алдагы өч ай – сентябрь, октябрь, ноябрь айлары өчен яңадан исәпләнәчәк.

Барлык сораулар буенча консультацияләрне ТР буенча РПФ бүлегенең контакт-үзәге аша алырга мөмкин: 8 800 600 000

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International