Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе республика халкына тынычлыкны саклауны сорап мөрәҗәгать итә.
Бу чәршәмбе, 6 октябрьдә, бөтен Татарстан буенча хәбәр итү системаларын, шул исәптән гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итү системасын тикшерү узачак.
Бу тикшерүнең максаты - халыкка мөмкин булган куркынычлар турында сигналларны үз вакытында җиткерү. Шундый ук тикшерү быел 3 мартта узды инде.