"Үз -үземә генә исәп тоттым, әти-әни янәшә юк иде" Питрәч призывникларына хезмәт турында сөйләделәр

2021 елның 8 октябре, җомга

Район мәдәният йорты бинасында булачак Ватанны саклаучылар җыелды.

Питрәчтә хәрби хезмәткә чакырылучыларның очрашуы узды, анда аларга  армия хезмәте турында сөйләделәр. Безнең районнан яңа кайткан егетләр белән бергә тамашачылар залында Әтнә, Балык Бистәсе, Балтач, Биектау районнарыннан килгән егетләр дә утырды. Алар алдында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук Ватан алдындагы бурычларын үтәгән егетләр чыгыш ясады. 

Питрәч авылыннан Илдус Гыйләҗев Владивостокта Тын океан флотының яр буенда хезмәт иткән. Призывникларны хезмәткә җәлеп итү, аларга ярдәм итү өчен килгән.

Чакырылышка кадәр Мин гади егет идем. Икенче мәктәптә укыдым, аннары Казан техникумын тәмамладым. Армиядә хезмәт итү җиңел түгел. Үз-үземә генә исәп тоттым, әни-әтиләр янәшәдә генә юк иде. Әмма миңа армиядә ошады. Без хәрби техниканы өйрәндек, бик күп кызыклы нәрсәләр белдек, хәрби әзерлек үттек», - дип сөйли Илдус.

Ул киләчәктә контракт буенча армиягә барырга ниятләвен әйтте.

"Анда тормыш башка. Тәртип. Җаваплылык.», - ди ул. 

 

Чарага шулай ук кайбер егетләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде. Аларга "Балаларны тәрбияләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен" рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең берсе-Наталья Просвирнина. Аның бердәнбер улы күптән түгел Сочида һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт иткән. 

Шулай ук хәрби - патриотик тәрбия өлкәсендә эшләүче питрәчлеләр дә рәхмәт хатлары алдылар.

Районда ел саен наряд 100 процентка үтәлә. РФ Кораллы Көчләренә 70 егетебез китә, аларның яртысы – Самара һәм Сочи шәһәрләренең шефлыкка алынган хәрби частьләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International