Ананы тантаналы шартларда котладылар.
Безнең район ГХАТ идарәсендә быел йөзенче сабыйны теркәделәр. Ул 21 сентябрьдә дөньяга килгән кызга Ясминә исеме кушканнар.

Кызыбыз әтием Илдус Котдусовичның туган көнендә туды. Безнең дата да матур килеп чыкты: 21.09.21, - дип сөйли Питрәчтән яшь әни Чулпан Сәйфетдинова. - Безнең өчен бу бик озак көтелгән бала. Барлык балалар да сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр, - дип өсти ул.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм район башлыгы Илһам Кашапов Чулпан гаиләсендә искиткеч вакыйга белән шәхсән котладылар. Никахлашу залында алар аңа чәчәк бәйләме һәм балалар товарлары кибетенә 3000 сумга сертификат тапшырдылар.
