Бөтенроссия Бердәм "Ачык ишекләр" көнен үткәрү кысаларында юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 2021 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» Бөтенроссия Бердәм көне узачак. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Лаеш территориясендә консультация алу өчен 88437828092 (Лаеш), 88436732530 (Питрәч), 8843612208 (Балык Бистәсе) телефоннары буенча 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты-12.00 дән 12.45 кә кадәр) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!
Без сезне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә алдан язылу буенча консультацияләргә көтәбез!