2021 елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Вячеславовна Гатауллина гражданнар сорауларына җавап бирәчәк.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2021 елның 14 октябренә кадәр кабул ителә https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm яки 8(800)350-44-72 телефоны буенча 14 октябрьдә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.