Татарстанда башка төбәкләрдә яшәүчеләр актив рәвештә күчемсез милек сатып ала

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Шул ук вакытта алар өйләреннән чыкмый, ә экстриториаль теркәлүдән файдалана.

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, бу елны Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан республикада урнашкан күчемсез милек объектларын экстриториаль теркәүгә 9,5 меңнән артык гариза кергән. Шул ук вакытта башка төбәкләрдә күчемсез милек рәсмиләштерергә теләгән татарстанлылардан шундый 4,3 мең мөрәҗәгать кергән. 

«Агымдагы елның 9 ае эчендә булган мәгълүматларны анализлап, без Татарстанның, Мәскәү, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре, Краснодар крае белән беррәттән, күчемсез мөлкәткә инвестицияләр кертү буенча иң кызыклы ун төбәк арасына керүен күрдек. Безнең республиканы, мәсәлән, Ленинград өлкәсе белән чагыштырырга мөмкин, анда экстрориториаль принцип буенча күчемсез милек объектларын теркәү өчен 9,9 мең гариза кергән», - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең Татарстанда күчемсез милекне актив рәвештә сатып алуын Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев та раслый: 

«Соңгы унъеллыкта Казан, чыннан да, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең, шул исәптән күчемсез милек сатып алу мәсьәләләрендә дә, карашларын җәлеп итә. Безнең заманча шәһәр кыска вакыт эчендә булу өчен дә, даими яшәү өчен дә кызыклы. Моннан тыш, Казанда күчемсез милек сатып алучылар күп, Татарстаннан "тамыр" гаиләсе бар».

Гомумән алганда, Россия Федерациясе буенча 2021 елның 9 аенда күчемсез милек объектларын экстриториаль теркәүгә 350 меңнән артык гариза эшкәртелгән. Әлеге объектларның күбесе Үзәк федераль округта (биредә экстрориториаль принцип буенча килгән 102,5 мең гариза эшкәртелгән), Идел буе (76,3 мең) һәм Көньяк (72 меңгә якын) урнашкан.  Алга таба Төньяк – Көнбатыш (47,5 мең), Урал (32,6 мең), Себер (28,3 мең), Ерак Көнчыгыш (20 мең) бара.  Төньяк – Кавказ федераль округы (9 мең) йомгаклый.

Идел буе федераль округында Татарстанда, Башкортстанда һәм Пермь краенда урнашкан күчемсез милек объектларын экстрориаль теркәүгә гаризалар еш килә.

Исегезгә төшерәбез, хокукларны теркәү – күчемсез милек объектының урнашу урынына бәйсез рәвештә, дәүләт кадастр исәбенә һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен мөрәҗәгать итү мөмкинлеге. Теркәлү өчен документларны КФҮнең теләсә кайсы офисында тапшырырга мөмкин.

Татарстан Росреестры тарафыннан быел Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан гражданнардан кергән 9,5 меңнән артык гариза эшкәртелде, республикада урнашкан күчемсез милек объектларын экстриториаль теркәүгә алынды. Шул ук вакытта башка төбәкләрдә күчемсез милек рәсмиләштерергә теләгән татарстанлылардан шундый 4,3 мең мөрәҗәгать кергән. 

 

                                                                                                                                                      https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International