Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 25 октябреннән 8 ноябренә кадәр эшкуарлык проблемаларын өйрәнү буенча социологик тикшеренү үткәрә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында онлайн-анкета сораштыру үткәрү юлы белән, түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://mert.tatarstan.ru/o-provedenii-sotsiologicheskogo-oprosa-po.htm
Питрәч муниципаль районының кече предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси эшмәкәрләрне әлеге чорда онлайн сораштыруда катнашырга чакырабыз. Тикшеренү нәтиҗәләре җыелма рәвештә кулланылачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль-икътисадый мониторинг департаментының контакт затлары: социологик сораштыру секторы мөдире Шакирова Алинә Әнәс кызы, тел.292-08-87, 222-88-16 (өстәмә 307).