2021 елның 10 ноябренә һава торышы фаразы

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр - 

2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

 төнлә һәм иртән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;  

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил була. 

Аязучан болытлы һава.

Төнлә юеш кар һәм кар явачак.

Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. 

Минималь һава температурасы төнлә, иртән -2..-4, түбән урыннарда -4..-6˚.

Һаваның максималь температурасы көндез 0..-2˚.

Юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International