2022-2024 елларда Яшел Үзән, Питрәч, Биектау, Лаеш һәм Югары Ослан районнары территориясендә комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк.
Чаралар комплексына республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. Эшләрне үткәрү турындагы килешүгә агымдагы елның декабрендә кул кую планлаштырыла.
Комплекслы кадастр эшләрен үткәрү нәтиҗәсендә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын җир кишәрлекләре, аларда урнашкан биналар, корылмалар, төзелеп бетмәгән объектлар турында белешмәләр белән тулыландыру, күчемсез милекнең гражданлык әйләнешен яхшырту, җир бәхәсләренең санын киметү һәм җир ресурслары белән сыйфатлы идарә итүне тәэмин итү максатларында башкарыла. Шулай ук ККР республикада яшәүчеләргә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту өчен яңа цифрлы сервислар булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Артем Костин.