Шул ук вакытта беренчел һәм икенчел күчемсез милек базарында да активлык күзәтелә. Татарстан Росреестрында 2021 елның 10 ае эчендә исәп-теркәү өлкәсендәге мәгълүматларны анализлап әнә шундый нәтиҗәгә килделәр.
Октябрьдә Татарстан Росреестры тарафыннан торак биналарга сату-алу буенча 15 меңгә якын килешү теркәлгән. Бу бер ай эчендә теркәлгән хокукларның иң күп күчеше. Моңа кадәр торак биналарга иң күп килешүләр агымдагы елның апрелендә (14,3 мең) теркәлгән иде. Узган ай – сентябрь белән чагыштырганда, үсеш 1,5 тапкыр (9,7 мең) тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:
"Сату-алу эшләре саны узган елга караганда да сизелерлек артуны билгеләп үтәбез. Быел гына да 10 айда Татарстан Росреестры тарафыннан 250 меңгә якын сату-алу килешүе теркәлгән. Шул ук вакытта торак биналарга ихтыяҗ – 49% ка (106 мең – 2020 елда, 157 896 - 2021 елда), ә җир кишәрлекләренә ихтыяҗ-ике тапкыр (61 454 һәм 126 386) артты.».
Шулай ук өлешләп төзүдә катнашуга ихтыяҗның шактый артуы да билгеләнде. Сентябрь белән чагыштырганда өлешләп төзүдә катнашу килешүләренең саны 1,5 тапкырга диярлек – 1 109 дан 1 657 гә кадәр арткан . 10 ай эчендә Татарстан Росреестры 15 меңнән артык бала теркәде.
Шунысы игътибарга лаек, октябрьдә күчемсез милек сатып алганда, татарстанлылар торак кредитларын шул ук сентябрь белән чагыштырганда ике тапкыр ешрак кулланган. Әйтик, октябрьдә Татарстан Росреестры тарафыннан кредит чараларын җәлеп итеп, 9 меңгә якын ипотека теркәлгән, сентябрьдә исә-4 меңнән аз гына артык. Ипотека кредиты дәүләт программаларына килгәндә, ташламалы һәм авыл ипотекаларына килгәндә, алар ярдәмендә Татарстанда 2021 елның 10 аенда шундый 7 меңгә якын ипотека теркәлгән.
Тулаем алганда, 2021 елның 10 ае эчендә Татарстан Росреестрына исәп-теркәү эшләрен башкару өчен 900 меңгә якын гариза килгән.
https://rosreestr.tatarstan.ru