Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 30 ноябрендә төнлә һәм көндез шторм кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 29 ноябрь кичендә, 2021 елның 30 ноябрендә төнлә һәм көндез көньяктан секундына 10-15 метр тизлектә көчле җил көтелә, көчәйгәндә 17-22 метр, 30 ноябрьдә 02-18 сәгатьтә бик көчле җил, урыны белән 25 метрга кадәр.
Шулай ук урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем көтелә, аерым районнарда күреме сизелерлек начарлану белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.