10 декабрьдә алиментларны түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны чираттагы кабул итү булачак. Татарстанлыларның сорауларына Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева җавап бирәчәк.
Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларыгызны яшәү урыны буенча суд приставлары бүлекләреннән видеоконференцэлемтә режимында бирергә мөмкин.
Кабул итүгә телефон номерлары буенча язылырга мөмкин 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-20, 8(843)514-92-18.