Бүген Питрәч муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл узды, анда коррупция мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Район башлыгы ярдәмчесе В.Урусова хезмәткәрләрне районда коррупциянең торышы, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәргән коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды.
Кадрлар хезмәте хезмәткәре-җирле үзидарә органнарында коррупцион һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы зат хезмәткәрләргә федераль законнарда каралган чикләүләр һәм тыюлар турында сөйләде. Алар арасында шулай ук районда коррупциянең торышы турында анкеталау үткәрелде, аның нәтиҗәләре коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең якындагы утырышында ясалачак.
