Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Питрәч районында коррупциягә каршы чаралар дәвам итә.
7 декабрьдә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В.Урысованың Питрәч РҮХ табиблары белән очрашуы булды, анда алар районда коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшнең төп юнәлешләре һәм коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштылар. Мониторинг күрсәткәнчә, ТР ММИ Территориаль фонды һәм иминләштерүче медицина оешмалары 2021 елда Питрәч районы буенча 1 мөрәҗәгать карап тикшергән. «Халык контроле» ТР ДМСна безнең район гражданнарыннан табибка кабул итүгә һәм Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә язылу мөмкинлегенә зарланып мөрәҗәгать килде.
Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупцион күренешләр ачыкланмады. Коррупция фактлары турында мәгълүматның булу-булмавына, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында гражданнар мөрәҗәгатьләренә квартал саен анализ ясала. Онлайн режимда Питрәч РҮХнең халык һәм пациентлары өчен анкеталар урнаштырылды. Мондый мөрәҗәгатьләр дә булмады.
Ахырда башлык ярдәмчесе сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә пандемия шартларында бик җаваплы, катлаулы һәм киеренке эшләре һәм пациентларга медицина ярдәме күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
