Начар метеорологик күренешләр - 2021 елның 9 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә: күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган томан, юлларда көчле бозлавык.
Болытлы.
Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар, көндез явым-төшемсез.
Аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-3˚.
Көндез максималь һава температурасы -1..+1˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.