Татарстан Росреестры дәүләт хакимияте органнары өчен укулар оештырды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Росреестр республика җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен ведомствоның электрон хезмәтләре буенча онлайн укулар үткәрде.

Бу чара Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе инициативасы белән үткәрелде, анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларыннан 30дан артык вәкил һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Укыту барышында экспертлар Росреестр порталының төп хезмәтләре, аларның өстенлекләре турында сөйләделәр, шулай ук хокукларны теркәү һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.

«Без Росреестрның хакимият органнары электрон хезмәтләренә ихтыяҗ барлыгын күрәбез. Быел гына да Татарстан Росреестрына 50 меңнән артык электрон гариза кергән. Электрон хезмәтләрне популярлаштыру кысаларында, мондый семинарларны даими рәвештә үткәрергә планлаштырабыз", - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

 

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International