Очрашуда социаль-икътисади активлык юнәлешендәге эш турында фикер алыштылар.
Узган ял көннәрендә Лаеш районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре катнашында республика авыл яшьләре форумы узды. Питрәчлеләрдән форумга авыл хуҗалыгы югары уку йортларыннан 2 студент һәм «Аграр яшьләр берләшмәсе» бүлекчәсе рәисе, «Форпост» үзәге директоры Наилә Таҗиева кушылды.
Җыелучылар белән социаль-икътисади өлкәгә авыл яшьләрен җәлеп итү һәм активлык күрсәтү өчен инфраструктура булдыру, авылда икътисади нәтиҗәлелекнең актуаль формаларын үстерү, яшьләр өчен авыл территорияләренең җәлеп итүчәнлеген арттыру һ.б. турында фикер алыштылар.
Без бергәләп авыл территорияләрендә яшьләр проблемалары буенча фикер алыштык, үз теләкләребезне җиткердек, безгә Министрлыкның авыл яшьләре белән эшләү планнары турында сөйләделәр, - дип билгеләп үтте Наилә Камилевна.
Форумда шулай ук «Элбэдэн хәрби уеннары» Бөтенроссия дәрәҗәсендәге Питрәч фестивале тәкъдим ителде.