Г. Камал исемендәге театр бинасында театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт 2021» ХХІ төбәкара бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
«Идел-йорт» бәйгесе ел саен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Быел район мәдәният йортының «Балкыш» халык театры бер миллион сум күләмендә гран-прига лаек булды. Бәйге «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында уза һәм театр традицияләрен саклап калуга, милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.
Катнашучылар татар, рус, дөньякүләм классик һәм заманча әдәбият пьесалары нигезендә татар, рус телләрендә куелган спектакльләрне тәкъдим иттеләр. Питрәчлеләр «Казан егетләре» спектакле белән катнашты.

Өченче ел рәттән районда «Театр атналыгы» уза, һәм без бу вакыйга өчен спектакль сайлауга бик җитди карыйбыз, - дип билгеләп үтте «Балкыш» театры режиссеры Фәнил Мисалов. - Спектакльләрне карарга район халкы, дусларыбыз һәм туганнарыбыз килә. Аларның бәясе безнең өчен бик мөһим. «Идел-йорт» бәйгесенең жюри әгъзалары да безнең эшне югары бәяләвенә без бик шат. Гран-при турында хыяллана да алмый идек! Бигрәк тә Галиәскәр Камал театры сәхнәсендә үз эшеңне тәкъдим итү. Район, мәдәният бүлеге һәм мәдәният йорты җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Театр коллективы үзенең җиңүен Татарстанның халык артисты, якташыбыз Айдар Хафизов, шулай ук хезмәттәшләре – Рифат Баһауов (ул аларны Камал сәхнәсендә күрергә хыялланган булган) истәлегенә багышладылар.
Питрәчлеләр җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын үз спектакльләрен күрсәтү белән төгәлләде. Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган язмалар буенча, безнең артистлар беркемне дә битараф калдырмады – һәркем барысының да профессиональлеген билгеләп үтә.