Киңәшмәне район башлыгы Илһам Кашапов башлап җибәрде һәм алып барды.
Чакыру буенча ТР Диния Нәзарәте каршындагы «ТР вакыфы» фонды рәисе Фирдүс Галиуллин, Шәле авылының «Заһир» мәчете имам-хатыйбы Тимур Латыйпов катнаштылар.
Башта мәктәп музеенда катнашучылар Шәле авылының бай тарихы, кыйммәтле экспонатлар, борынгы мәчет тарихы белән таныштылар, аннары бинаның үзен карадылар.
Хәзер ул иске хәлдә. Янәшәдә генә яңа мәчет төзелә һәм эшли. Киңәшмә нәкъ менә шунда узды да инде. Җир участогы хуҗасы аны тапшырырга әзер.
Борынгы мәчет манарасының биеклеге 17 метр тәшкил итә. Совет власте елларында анда Казан күн берләшмәсе филиалы урнашкан була. Моңа кадәр мәчеттә интернат урнашкан иде. 1989 елда мәчетнең түбәсен һәм манараның калай тышламасын алыштырдылар.
Җирле халык мәчетне төзекләндереп, туристлар өчен ачар дип өметләнә, чөнки Татарстанда мондый борынгы агач биналар бик аз һәм тарихны саклап калу мөһим.
Район башлыгы Илһам Кашапов әлеге территориядә музей комплексы оештырырга тәкъдим итә. Очрашу нәтиҗәләре буенча бинаны җентекләп тикшерү, шулай ук авыл халкы белән очрашу үткәрү һәм аларның фикерләрен ишетү, аннан соң, мәдәни мирас объектларын торгызу программасына кертү өчен объектны карау үтенече белән, республикага районнан мөрәҗәгать әзерләү турында карар кабул ителде.