Муниципалитетка барлыгы ике машина җибәреләчәк, ул аларны 2022 елда алачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың 41 районы башлыкларына 69 коммуналь техника ачкычын тапшырды, шуларның икесен Питрәч районы алды. Бу - Амкодор 332В төягече һәм автогрейдер ГС-14.2.
69 техника районнарга җибәрелә. Безнең муниципалитетлар өчен Яңа ел бәйрәме - ул һәрвакыт икеләтә йөкләмә, чөнки чиста юлларны, йортларны җылылык, газ белән өзлексез тәэмин итәргә кирәк. Яңа коммуналь техника яңа елда ук үз бурычларын үтәячәк, - диде ул.
Гомумән алганда, 2021 елда техника сатып алуга 1,1 млрд. сум акча тотылган. Бу 155 машина сатып алырга мөмкинлек биргән, аларның бер өлеше муниципаль берәмлекләргә тапшырылачак.