Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 2 гыйнварында иртән, көндез һәм кич белән урыны белән көтелә:
- көчле кар;
-төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метр.;
- юлларда кар көртләре.
Болытлы.
Кар, иртән һәм көндез урыны белән көчле.
Иртән һәм көндез аерым районнарда буран.
Урыны белән бозлавык.
Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-16 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-6˚.
Көндез максималь һава температурасы -2..-4˚.
Юлларда кар көртләре, бозлавык.