Питрәчтә өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды

2022 елның 7 гыйнвары, җомга

Анда Ленино-Кокушкино, "Царево" һәм Питрәчтән кечкенә ракета осталары катнашты.

Кызлар арасында икенче тапкыр рәттән икенче мәктәптән Виктория Кузнецова район чемпионы булды, икенче урында Виктория Медведева (беренче мәктәп), өченчедә - София Папанина (Царево). 

Егетләр арасында беренче урында Никита Одинцов (беренче мәктәп), икенче урында Руслан Замилов (икенче мәктәп) һәм өченче урында Ярослав Лывин (Ленино-Кокушкино). 

Хатын-кызлар арасында Питрәчтән Анна Парфенова җиңде,  район үзәгеннән Татьяна Йосыпова өченче урынны алды, Екатерина Галләмова икенче булды ("Царево"ТК). 

Ир - атлар арасында өченче тапкыр рәттән Сергей Одинцов беренче урынны алды, икенче урында - Фәнзил Мисалов (икесе дә Питрәчтән), өченчедә - Евгений Кулаев (Ленино-Кокушкино). 

Барлык призерларны медальләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International