Ул хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган өлкән лейтенант Мөнир Сөнгатуллин истәлегенә багышланган иде.
Районның спорт мәктәбендә көрәш буенча 7 нче ачык турнир узды. Ярышлар егетләр арасында өч яшь категориясендә узды.
Келәмгә барлыгы илледән артык яшь спортчы чыкты.
Катнашучыларның географиясе киңәя: призлар өчен Казанның Мәскәү районы, Мамадыш, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары көрәшчеләре көрәште.
Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр: Булат Абдрафеев, Камил Абдрафеев, Инсаф Миңнемуллин (барысы да Лаештан), Инсаф Сөнгатуллин (Ленино-Кокушкино), Әлфир Зиннуров, Гадел Сафин (икесе дә Мамадыштан).
Алексей Малов, Айрат Нуриев (икесе дә икенче мәктәптән), Илзат Рахманов (Мәскәү районы).
Барлык призерлар да истәлекле призлар, медальләр, грамоталар белән бүләкләнделәр.
Ярыш ахырында лотерея билетлары уйнатылды, алар турнир башланыр алдыннан катнашучыларга таратылды. Шуңа күрә яшь көрәшчеләрнең берсе дә бүләксез китмәде.
Тагын бер бүләк - велосипед районның берничә спорт төре буенча җыелма командасы әгъзасы Ленино-Кокушкинодан Азат Галиәхмәтовка тапшырылды.