Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2022 елның 6 декабрендәге 406-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум дәрәҗәсендә билгеләнүен хәбәр итә.
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2021 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 16 700 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2022 елның 1 гыйнварыннан аена 13 890 сум күләмендә).
Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткәрләр, эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшкәртеп, минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк булган очракта, аларга хезмәт хакын исәпләгәндә, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатыннан, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук прокуратура һәм судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.