1. «Омикрон» билгеләре «дельталар» симптомнарыннан нәрсә белән аерыла?
Дельт-штамм китереп чыгара торган симптомнардан аермалы буларак, омикрон йоктырганда, көчсезлек һәм баш авыртулар көчлерәк борчый. Гомумән алганда, симптомнар безгә күптән билгеле сезонлы ОРВИ га охшаган: температура 38°С ка кадәр була, кайчагында югарырак, мускул һәм буыннарда сызлану, борында томау, тамакка бәрелү, ютәл, аппетитның кимүе. Авыру симптомнары булганда мөмкин кадәр тизрәк изоляцияләнергә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм профилактикалау буенча барлык тәкъдимнәрне төгәл үтәргә – битлек кияргә, кулларны юарга, дистанцияне сакларга кирәк.
2. «Омикрон» штаммы бик йогышлы, диләр.
Штамманы кешеләр күп булган биналарда йоктыру ихтималы арта. Япония галимнәре мәгълүматларына караганда, омикрон аның алдагысына караганда 4,2 тапкыр тизрәк тапшырыла. Социаль дистанцияне һәм саклагыч битлекне куллану вирусны тапшыру ихтималын киметә.
3. «Омикрон»ның инкубация чоры күпме? «Омикрон» йоктырганнан соң, кешедә нинди авыру билгеләре барлыкка килә?
Бүгенге мәгълүматларга караганда, инкубация чоры омикроннар варианты белән зарарланган очракта 3-6 көн тәшкил итә. Яңа штаммның тизрәк таралуын исәпкә алып, симптомнарның икенче яки бер көннән соң барлыкка килү ихтималы бар.