"Татарстан Республикасының иң яхшы ТОС " республика конкурсы игълан ителде

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

"ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең 11.01.2002 елдагы ПР-39-1 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы (алга таба - Конкурс) игълан ителә.

Конкурс ике этапта үткәрелә, аның кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәнең 2021 елдагы эше бәяләнә.

I этап - Муниципаль - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2022 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 28 гыйнварына кадәр.

II этап - республика этабы - конкурс үткәрү буенча Конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2022 елның 7-18 феврале.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International