Әгәр сездә җир кишәрлегенең чикләре бозылса яки күршеләр белән бәхәс чыкса, я сез территорияләрне үз белдегегез белән яулап алу факты буенча кая мөрәҗәгать итәргә белмисез икән - бу һәм башка сорауларга 20 гыйнварның 10-11 сәгатьләрендә кайнар линия вакытында Татарстан Росреестры экспертлары җавап бирәчәк.
Казанда гражданнардан шалтыратулар (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә.
Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линия телефоннары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында “Гражданнар мөрәҗәгатьләре” бүлегендә танышырга була.
https://rosreestr.tatarstan.ru